

Югары Тәтешледә гомер итүче туганнарыбыз Тәлгать Әлтаф улы һәм Ираида Глимхан кызы КЫЯМОВЛАРНЫ юбилейлары белән ихлас күңелдән тәбриклибез! Кадерлеләребез, сезнең бүген бәхет чәчәге аткан мизгелләрнең бер чоры. Кайчан гына сез әниләрегезнең кадерле улы, кызы булсагыз, бүген инде уңган ир, сөекле хатын, ике күз нурыгыз – улларыгыз, киленегезнең газиз әти-әнисе, якыннарыгызның хөрмәтле туганнары, хезмәттәшләрегезнең үрнәк өлгесе. Күпме шатлык-куанычлар, бәхеттән канатланып йөргән көннәрегез бихисап булган. Борчулы йокысыз төннәр дә булмый калмый кеше тормышында. Әнә шул нурлы мизгелләрегез генә озата барсын сезне. Киләчәгегезнең бүгенгедән дә матуррак, бүгенгедән дә бәхетлерәк булуын телибез. Бар хыялларыгыз тормышка ашсын, бер-берегезгә кирәк булып, балаларыгызның иң кадерле әти-әнисе булып сәламәтлектә, муллыкта озын гомер кичерергә язсын. Йөрәк түреңдәге бәхет очкыннары йөзегездә елмаю булып һәрчак балкып торсын.
Фәнисә-Мөкыйм, Фруза-Әмин, Флүзә-Фирус, Зилә апагыз һәм балалар.