Котлыйбыз!
24 август 2023, 06:25

Котлыйбыз!

Кардон-Әрибашта гомер итүче кадерле кешебез ВӘЛИӘХМӘТОВА  Рауза Әкрам кызын гомер бәйрәме – 83 яше белән котлыйбыз!

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Кардон-Әрибашта гомер итүче кадерле кешебез ВӘЛИӘХМӘТОВА  Рауза Әкрам кызын гомер бәйрәме – 83 яше белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Алдагы тормыш юлларыңда ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тормыштан ямь табып безнең игътибар һәм ихтирамны тоеп, бәхетле, мул тормышта озын-озак яшәвеңне телибез. Син безнең ышанычлы ярдәмчебез, таянычыбыз һәм терәгебез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең  аяз булсын.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сиңа бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сиңа әйтәсе.

Яшәү терәге син безнең өчен,

Яхшылыгың белән үрнәк син.

Мең-мең рәхмәт тәрбияңә,

Безнең өчен мәңге кирәк син.

Балаларың, онык-оныкчыкларың, туганнарың Альберт-Рәмзия, Нургали-Нәфисә, Муллаян-Әлфидә, Мәүлидә-Михаил.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас