Котлыйбыз!
25 август 2023, 09:18

Котлыйбыз!

Чургылдыда яшәүче кадерлебез УСМАНОВ Флүс Харас улын күркәм юбилее белән тәбрик итәбез!

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Чургылдыда яшәүче кадерлебез УСМАНОВ Флүс Харас улын күркәм юбилее белән тәбрик итәбез. Олы җанлы, сабыр холыклы, күркәм гадәтле якын кешебезгә гомернең озынын, сәламәтлекнең ныгын, шатлыкларның чиксезен телибез. Тормыш иптәшең Гөлирә белән корган дөньягызның игелеген күреп, парлы гомер кичерегез. Озак еллар авылыбызның имам-хатыйп вазыйфасын башкарып, халыкны дингә өндәп, күп изгелекләр кыласың. Киләчәктә дә әниебезгә, балаларыңа, туганнарыңа терәк булып, төп йортның учагын сүндерми, бергә-бергә яшәргә насыйп булсын.
Бәхет теләп һәр көн таңнар атсын,
Кояш көлсен күңел күгеңдә.
Теләкләрнең иң яхшыларын
Без юллыйбыз туган көнеңдә.
Бәйрәмеңнең якты хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез сине чын күңелдән
Барыбыз да бергә җыелып.

Әниең, туганнарың Фәридә, Әнәс-Валентина, Әнгам-Зифа һәм балалар.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас