Котлыйбыз!
1 сентябрь 2023, 10:48

Котлыйбыз!

Шулганда туып-үсеп, Гәрәбашта гомер итүче  ШӘЙХЕТДИНОВА Әлфирә Мөхәмәтсафа кызы күркәм юбилеен билгели.

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Шулганда туып-үсеп, Гәрәбашта гомер итүче безгә бик кадерле булган кешебез ШӘЙХЕТДИНОВА Әлфирә Мөхәмәтсафа кызы күркәм юбилеен билгели. Сөенеч-шатлыкларга гына төренеп, ныклы сәламәтлектә, балаларыңның и г е л е к - изгелекләрен генә тоеп, бәхеткә чорналып яшәвеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә.
Гомерләрнең кадерен белеп кенә
Яшә әле җирдә куанып.
Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрмә,
Тормышларың торсын нурланып.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү –
Бәхет бит ул безнең өчен дә.

Туганнарың.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас