Котлыйбыз!
8 Сентября 2023, 04:10

Котлыйбыз!

Хөрмәтле җитәкчебез, Шулган авыл Советы биләмәсе башлыгы БӘДЕРТДИНОВА Энҗе Рәфил кызын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз!

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Хөрмәтле җитәкчебез, Шулган авыл Советы биләмәсе башлыгы БӘДЕРТДИНОВА Энҗе Рәфил кызын күркәм юбилее белән кайнар котлыйбыз. Авыл Советында халык белән эшләү беркайчан да җиңел булмаган. Сез бар белемегезне, көчегезне эшегезгә багышлап җитәкчелек итәсез. Сезнең кайгыртучан, сак карашыгыз, хезмәт сөючәнлегегез зур хөрмәткә лаек. Халык өчен башкарган эшләрегез район, республика күләмендә уңышларга иреште. Сезнең көндәлек фидакарь хезмәтләрегезнең нәтиҗәсе зур. Барысы өчен дә олы рәхмәт хисләребезне кабул итегез. Без Сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле җитәкче итеп беләбез. Шул ук вакытта сез ышанычлы тормыш иптәше, яраткан балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның кадерле дәү әнисе.
Хөрмәтле Энҗе Рәфилевна! Алдагы гомерегез бүгенгедәй күркәм үтсен, гаиләгез тигез булсын, кылган яхшылыкларыгызның бәрәкәтен күреп, тормыш юлдашыгыз белән гаиләгезгә иңгән муллыкка сөенеп, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы белән балаларыгыз, оныкларыгызның рәхим-шәфкатен тоеп, сәламәт булып яшәргә язсын.
Бүген күркәм гомер тантанасы –
Язмыш билге куя үткәнгә.
Туган көннәр белән шатлык-бәхет
Кабатланып килә көткәнгә.
Юбилейда һәркем хәтер белән
Сүтеп чорный уйлар йомгагын.
Тулы булсын сөенечләр белән
Киләчәктә гомер еллары.

Шулган авыл Советы биләмәсе.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас