Котлыйбыз!
12 сентябрь 2023, 05:17

Котлыйбыз!

Кодашта туып-үсеп, бүгенге көндә II-Җиремҗибашта яшәүче  МӨХӘМӘТДИНОВА Илмира Фәнир кызын матур юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Кодашта туып-үсеп, бүгенге көндә II-Җиремҗибашта яшәүче сөекле кызыбыз, тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез МӨХӘМӘТДИНОВА Илмира Фәнир кызын матур юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Кадерлебез, син безнең өчен һәрвакыт кирәк hәм ныклы терәк. Безне кайгыр-тып һәм ярдәм кулы сузып яшәвең өчен мең рәхмәт. Алдагы көннәреңдә һәр туар таң күңел көрлеге, тән сихәте, бәхет-шатлыклар, куанычлы хәбәрләр генә алып килсен. Киләчәктә тигез тормышта, муллыкта, безнең һәм оныкларыңнын, игелеген күреп, уңышларга сөенеп, күңел тынычлыгы белән гомер кичерүегезне телибез. Тормышыгыз матур, өстәлләрегез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын!
Син бит, әни, безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, әни, мәңге яшь бул,
Иң кадерле якын кешебез.
Киләчәгең матур, күркәм булсын,
Очрамасын сиңа киртәләр.
Ак бәхетләр генә алып килсен
Киләчәктә туар иртәләр.
Әти-әниең Фәнир-Фәридә, тормыш иптәшең Азамат, балаларың Венер-Айгөл, Денис-Әлфия, оныкларың Алимхан, Мәликә, Тимур, Вадим.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас