Котлыйбыз!
12 сентябрь 2023, 09:33

Котлыйбыз!

Гәрәбашта гомер итүче  АХУНОВА Гөлисә Хәсәнҗан кызын гомер бәйрәме – 80 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Гәрәбашта гомер итүче якын кешебез АХУНОВА Гөлисә Хәсәнҗан кызын гомер бәйрәме – 80 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Йөрәк түреннән чыккан назлы сүзләрне, күңелләрдә булган саф хисләрне җиткереп, сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыңның күңел җылысын, кадер-хөрмәтен тоеп, бәхетле гомер итүеңне телибез.

Сабыр да син, гади, кешелекле, 
Кылган эшең – бары изгелек. 
Шатлыкларда үтсен синең көннәрең,
Бәхетләрең булсын гомерлек. 
Юлларыңда киртә очраса да, 
Тирән упкыннарга юлыкма. 
Янма әле, көймә әле, яннарыңда без бар чакта.

Ахуновлар, Хәйдәршиннар, Низамовлар.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас