Котлыйбыз!
20 сентябрь 2023, 06:48

Котлыйбыз!

Шулганда гомер итүче  ӘХМӘТХАНОВ Фрикс Мөхәмәтнур улын 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Шулганда гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез ӘХМӘТХАНОВ Фрикс Мөхәмәтнур улын 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Сиңа иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле бул. Алдагы көннәребездә тормышыбызга ямь өстәп, пар канатлы, сау-сәламәт булып, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыңның күңел җылысын тоеп, оныклар шатлыгына сөенеп, тынычлыкта, муллыкта яшәргә насыйп итсен.
Изге теләк, җылы сүздән башка,
Табып булмый олы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.

Тормыш иптәшең, балаларың һәм онык-оныкчыкларың.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас