

Газиз әниебез, яраткан дәү әниебез ШӘРИГИНА Халисә Сәхип кызын гомер бәйрәме – 90 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. Корычтай ныклы сәламәтлек, дөнья иминлеге, бәхетле картлык телибез. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгыхәсрәт күрми, б а л а л а р ы ң , туганнарыңның игелеген күреп, таянычын тоеп, бәхеттә-шатлыкта яшәргә язсын. Безне кадерләп үстереп, дөрес юл күрсәтеп, яратып, кайгыртып яшәгәнегез өчен мең рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Туган көне бүген әниебезнең –
90 ел яши дөньяда.
Матур үзе, җыерчыклы йөзе,
Чәчләре чал, ап-ак булса да.
Дүрт балаңа бүлеп биргәнсең син
Йөрәгеңнең бөтен ялкынын.
Безнең күз алдында картайды ул,
Киң күңелле әни-алтыныбыз.
Барлык балаларың, оныконыкчыкларың исеменнән кызың Гөләндәм, киявең Айрат.
Кадерле кешебез ШӘРИГИНА Халисә Сәхип кызын 90 яшьлек олы юбилее белән котлыйбыз. Сиңа күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың оныкларыңның кадерхөрмәтен тоеп, игелекләрен күреп, һәр көнгә сөенеп, бәхетле картлыкта яшәргә язсын. Якты дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, үз аякларыңда йөреп, туганнарың, якыннарың белән бергә гомер кичерүең – үзе зур бәхет бит ул! Ходай Тәгалә шул бәхетләреңә өстәп, ныклы сәламәтлек бирсен. Укыган догаларың, хәер-фатыйхаларың кабул булсын.
Сеңелең Ясминә, Финус, балалар һәм барлык туганнарың.