

К а л ь т ә ү д ә г о м е р итүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез ШӘЙХУЛЛИНА Лена Мөслим кызын матур юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Тормыш юлыңда кояштан балкыш, айдан нур, сандугачлардан моң алып яшәвеңне, уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, сә л а м ә тл е г е ң ныклы, гомерең озын, бәхетле булуын телибез. Син һәрвакыт безгә сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Балалар игелеген күреп, берберебезгә куаныч, терәк таяныч булып яшәргә насыйп булсын.
Өмет йолдызларың балкып торсын,
Ерак йөрсен синнән сагышлар.
Мулдан булсын синең өлешеңә
Язмыш язган бәхет-шатлыклар.
Син булганга безнең тормыш матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Айга йолдыз ничек кирәк булса,
Син дә безгә шулай бик кирәк.
Тормыш иптәшең Винер, балаларың Лиана-Денис, Артур-Эльмира, оныкларың Тимур, Элина, Эллари, Камилла.