

Хөрмәтле җитәкчебез ВАҺАПОВА Нурия Идрис кызын матур юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Сез терлек, гомум кешелек сәламәтлеге сагында торып, халкыбызга намуслы хезмәт итәсез. Ходай Сезгә матур сыйфатларны кызганмаган: Сез гүзәл дә, көчле рухлы да, тәлапчән, гадел дә. Кайгыртучан, сак карашыгыз, хезмәт сөючәнлегегез зур хөрмәткә лаек. Гаиләгездә сөекле тормыш иптәше, яраткан әни Сез. Тормыш юлыгыз якты, сәламәтлегегез нык булсын! Гаилә бәхете телибез, якыннарыгызның игътибарын, ихтирамын тоеп яшәргә язсын. Изге ният-теләкләрегез, якты уй-хыялларыгыз тормышка ашсын. Хезмәтегез һәрвакыт югары бәяләнсен. Тормышның һәр мизгеленә сөенеп яшәгез!
Җиң сызганып хезмәт салган кеше
Зур бәхеткә һәрчак ирешә.
Тырыш, уңган, булдыклы дигән исем –
Сезгә менә ничек килешә.
Тырыш хезмәт җимешләрен
Сөенечләр белән татыгыз.
Бүгенгедәй көчле рухлы булып,
Һәрвакытта шулай калыгыз.
Район ветеринария станциясе коллективы.