Котлыйбыз!
20 октябрь 2023, 09:05

Котлыйбыз!

Гәрәбашта яшәүче ХАҖИЕВА Лена Муллаян кызы 85 яшьлек юбилеен билгели!

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Гәрәбашта яшәүче кадерле әнкәебез, дәү әниебез ХАҖИЕВА Лена Муллаян кызын 85 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Без барыбыз да аның белән чын күңелдән горурланабыз. Чөнки ул 40 елга якын гомерен кешелек сәламәтлеген саклауга багышлаган, халкыбызга намуслы хезмәт иткән хөрмәтле кеше. Авыл фельдшерын барысы да якын күрде, бүген дә ул үз халкыннан рәхмәт сүзләре генә ишетеп яши. Әнкәебез кешелеклелеге, күркәм холкы, тырышлыгы белән һәрвакыт безгә үрнәк булып тора. Кадерле әнкәебез, син безнең иң якын кешебез! Күңел җылың, иксез-чиксез яхшылыгың өчен сиңа зур рәхмәтлебез. Юбилеең мөбарәк, тормышың бәрәкәтле, куанычлы булсын. Киләчәктә дә сиңа дөньяның бар тәмен-ямен тоеп, күңел тынычлыгына, шатлыкка төренеп, сәламәтлектә озын гомер кичерергә насыйп булсын.
Рәхмәт, әнкәй, җылы назың өчен,
Хәстәрлекле көнең, төнеңә.
Рәхмәтлебез, балаларым, диеп,
Өзгәләнеп торган йөзеңә.
Борчылмачы, зинһар, безнең өчен,
Йөрәкләргә яздың барын да.
Үзең генә бары тик исән бул,
Юлыбыздан каршы ал гына.
Гомерләрнең аккан сулар кебек
Узуына исләр китмәсен.
Рәхмәт, әнкәй, ничек тиеш шулай
Син лаеклы гомер үткәнсең.

Кызларың, кияүләрең, онык-оныкчыкларың.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас