

Шулганда яшәүче иң кадерле кешебез – тормыш иптәшем, әниебез, зүрнәебез ГЫЙМАЕВА Гөлирә Фатыйх кызын зур юбилее – 75 яше белән чын күңелдән котлыйбыз! Әни – иң якын, акыл һәм тәрбия бирүче кеше. Без кайтканда һәрчак колач җәеп, тәмле ашлар пешереп, ачык йөз белән каршы ала, күчтәнәчләр төяп озатып кала. Газиз әниебез, тормыш сынауларына бирешмичә, зур йөрәкле, көләч йөзле, ягымлы, ярдәмчел булып калуыңны телибез. Алдагы көндә дә дөньялар тыныч булып, әти белән озын-озак еллар бәхетле яшәвегезне телибез. Туган йортыбызның утын сүндерми көтеп торган әти-әниебез булуы – безнең өчен бик зур бәхет!
Котлы булсын, әни, юбилеең,
Матур булып атсын таңнарың.
Рәхәт яшә, игелеге төшсен
Син үстергән һәрбер балаңның.
Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш, борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!
Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Кайгы-хәсрәт сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.
Тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, оныкчыгың.