Котлыйбыз!
10 ноябрь 2023, 04:36

Котлыйбыз!

Аксәеттә яшәүче БӘКИРОВА Рәйлә Нигамәтҗан кызы юбилеен билгели. 

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Аксәеттә яшәүче кадерле әниебез БӘКИРОВА Рәйлә Нигамәтҗан кызын юбилее белән кайнар котлыйбыз. Дөньядагы барлык назны үз куенына сыйдырган, күңел җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче кадерле әниебезгә иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Безгә биргән тәрбияң, төпле киңәшләрең өчен мең рәхмәт. Һәрберебезгә белем биреп, олы тормышка аяк бастырдыгыз. Кайгы-хәсрәт күрми, балалар бәхетенә куанып, һәр мизгелдән ямь табып, безнең кадер-хөрмәтне тоеп, ныклы сәламәтлектә әтиебез Әлфит Мәгъсум улы белән озын-озак гомер итәргә язсын.
Котлы булсын бәйрәмең, әни,
Гомерең үтсен шатлыкта.
Кайгы күрмә, чирне белмә,
Һич бирешмә картлыкка.

Балаларың Гөлнара, Илвир, киленең Альбина, оныкларың Артур, Айдар, Адель, Амелия.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас