Котлыйбыз!
10 Ноября 2023, 06:08

Котлыйбыз!

Шулганда яшәүче  Флүрә Таһир кызы һәм Фәрит Фатыйх улы МУЛЛАЯРОВЛАР  Бриллиант туйларын билгелиләр.

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Шулганда яшәүче кадерле кешеләребез Флүрә Таһир кызы һәм Фәрит Фатыйх улы МУЛЛАЯРОВЛАРНЫ бергә гомер итүләренә 60 ел тулуы – Бриллиант туйлары белән кайнар котлыйбыз. Иңне-иңгә куеп, хәләл көч белән гаилә корып, безне олы тормыш юлына бастырдыгыз. Авырлыклар килгәндә дә сез бер-берегезгә кирәк-терәк булып торасыз. Төпле нигезле, ышанычлы гаилә учагында балалар, оныклар, туганнарыгыз белән матур гомер юлы үтәсез. Ходай сезне сәламәтлектән аермасын, мул, имин тормышта пар канатлы булып, озын гомер кичерергә язсын. Сез булганда гына өйләребез ямьле, сыйларыбыз тәмле, күңелебез тыныч. Рәхмәт сезгә барсы өчен дә!
60 ел кулга-кул тотынып,
Пар былбылдай гомер итәсез.
Авыр чакта аумас терәк булып,
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Нинди бәхет: чәчкә чал керсә дә,
Әткәй-әнкәй, диеп дәшәбез.
Безгә – терәк, оныкларга шатлык,
Озын-озак тигез яшәгез.

Кызларыгыз Илмира, Эльза, Зилә, кияүләрегез, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас