

Шулганда яшәүче кадерлеләребез Дания Гариф кызы һәм Нәгыймҗан Нух улы ГАЛИЕВЛАРНЫ бергә гомер итүләренә 50 ел тулуы – алтын туйлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Әти-әни! Күпме юллар үттегез дә, күпме сулар кичтегез. Авыр мизгелләрдә дә бер-берегезгә терәк, кирәк булып, ярты гасыр яшисез. Сез бер-берегезгә таяныч, тормышка гашыйк булып, шатланып гомер итә беләсез. Иңне-иңгә куеп хәләл көч белән гаилә корып, безне олы тормыш юлына бастырдыгыз. Тормышның нинди генә авырлыклары булмасын, бирешмәдегез, сынмадыгыз-сыгылмадыгыз, намуслы хезмәт юлы үттегез. Киләчәгегез дә шатлыклардан, якты аяз көннәрдән генә торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез! Сезгә булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел. Безнең өчен бар яктан да яшәү өлгесе, яшәү үрнәге булып торасыз. Алдагы көннәрегездә дә сәламәтлектә, муллыкта, пар канатлар булып, балалар игелеген күреп, озак еллар гомер кичерсәгез иде!
Җирдә яшәү – сынау бит ул, диләр,
Авырлыкны бергә җиңдегез.
Тормыш сукмагыннан бергә атлап,
Алтын туегызга җиттегез!
Ходай биргән олы бүләк бит ул
Тигезлектә гомер итүләр.
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-ингә терәп үтүләр.
Тормыш йөген бергәләшеп тарту
Ямьләндерә яшәү мәгънәсен.
Шатлыклар да, әрнеп-елаулар да –
Бергә кичерелгән һәммәсе.
Кем сокланмас сезгә карап бүген,
Сөбханаллаһ, күзләр тимәсен!
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчәгегез!
Кызларыгыз Рита, Лариса, кияүләрегез Айнур, Владимир, киленегез Алия, оныкларыгыз Ранис, Амалия, Радмир.