

Иске Кайпанда туып-үсеп, әлеге көндә Первоуральск шәһәрендә яшәүче кадерле кызыбыз, сеңелебез, апабыз БӘДРИЕВА Флүрә Фирдәвис кызын 45 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Җир йөзендәге иң изге, иң матур теләкләрне җиткереп, шатлык-куанычларга бай озын гомер, ныклы сәламәтлек, күтәренке рух, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, якыннарыңның йөрәк җылысын тоеп, тормыш иптәшең белән тиң-тигез яшәвеңне телибез.
Котлы булсын туган көнең,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
Шатлык-куанычлар, бәхет белән
Үтсен синең килер көннәрең.
Әти-әниең, апаң Раушания, җизниең Ришат һәм балалар.