

Аксәеттә туып-үсеп, хәзерге вакытта Куедада яшәүче абыебыз ФАСЫЙКОВ Әлфит Әмин улын 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Газиз туганыбыз озак еллар крановщик булып эшләде. Хаклы ялда булуына карамастан, бүген дә хезмәтен дәвам итә. Җәмәгать тормышында да актив катнаша, дини йолаларны үти, намазларын калдырмый, җомга көннәрендә мәчеткә йөри. Икьлимә җиңгәбез белән өч балага гомер биреп, олы тормыш юлына бастырдылар, әлеге көндә алты оныкларының шатлыкларына сөенеп яшиләр. Кадерле абыебыз! Син безнен өчен киң күңелле, олы җанлы, әтекәвебез урынына калган бердәнбер якыныбыз, таянычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез! Һәрберебезгә ярдәм кулы сузарга әзерсең, һәрчак елмаеп каршы аласың, ихтирам күрсәтеп, озатып каласың. Безгә биргән төпле киңәшләрең өчен мең рәхмәт сиңа! Тормышыбызга ямь өстәп, балаларыгыз, туганнарыгызның игелекләрен күреп, тынычлыкта, ныклы сәламәтлектә, матурлыкта, туганлык җепләрен өзмичә, озын-озак яшәргә насыйп булсын.
Матур кышның бөтен аклыгы
Күчкән, абый, синең күңелеңә.
Учагыңда һәрчак ут дөрләсен,
Гел куанып яшә дөньяда.
Сеңелләрең, кияүләрең, балалар, оныклар.