

Кадерлеләребез – Югары Тәтешле яшьләре ГАРИФУЛЛИН Дәниф Азат улын һәм АХУНОВА Элина Данир кызын ихлас күңелебездән гомерләренең иң күркәм, иң
истәлекле бәйрәмнәре – законлы никахлары белән тәбрик итәбез. Бу дөньяда һәрбер нәрсә, һәрбер җан иясе парлы итеп яратылган. Ике ярның бер-берсен табуы олы могҗизага тиң. Сез бүген шундый матур, гүзәл, күз явын алырлык кияү белән кәләш. Шуңадырмы теләкләрнең дә матурын, изгесен чын күңелдән сезгә телисе килә. Кадерлеләребез, гомерегез бәхетле, бәхетегез гомерле булсын. Бу тормышта бер-берегезгә ныклы терәк була белегез, саф хисләрне мәңге кадерләп, гаилә учагының нурын саклап яшәгез. Тормышыгызны үзегез кебек матур һәм батыр ул-кызлар бизәсен. Мәхәббәтле өй түрләрегез җәннәтләргә тиң булсын.
Озатабыз сезне олы юлга –
Озын юлга, гомер юлына.
Уйны уйга, кулны кулга бәйләп,
Йөрәк белән бергә булырга.
Табышкансыз, теләп кавышкансыз,
Пар булгансыз икән икегез.
Бер-берегезгә гомерлек яр булып,
Матур, тату гомер итегез.
Дәү әниегез Кәбирә, әниегез Дилә, туганнарыгыз Рита-Айбулат, Ришат, Мәрьям һәм барлык туганнарыгыз.