Котлыйбыз!
28 декабрь 2023, 10:29

Котлыйбыз

Акбулатта яшәүче  Рәйлә Сабирҗан кызы һәм Илдус Нәҗип улы ШӘРИПОВЛАРНЫ гаилә коруларына 35 ел тулуы белән котлыйбыз.

КотлыйбызКотлыйбыз
Котлыйбыз

Акбулатта яшәүче кадерле кешеләребез Рәйлә Сабирҗан кызы һәм Илдус Нәҗип улы ШӘРИПОВЛАРНЫ гаилә коруларына 35 ел тулуы белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Безне кадерләп үстереп, үз юлыбызны табарга булышканыгыз, яратып кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәтлебез. Сезнең кебек сабыр, саф күңелле әти-әниләр сирәктер. Сез безнең таяныч та, ышаныч та. Алдагы көннәрегездә дә ныклы сәламәтлектә, бәхет-шатлыкларда, тынычлыкта, муллыкта, бер-берегезнең күңел җылысын тоеп, парлы гомер кичерергә насыйп булсын.
Тәрәзәләрдә утлар балкып яна,
Әти каршы ала урамда.
Йөгергәләп әни табын кора,
Тәмле ашлар пешкән казанда.
Озак еллар шулай тәрәзәләрдә
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әти-әни, туган йортыбыз.

Кызларыгыз Сирина, Лариса, кияүләрегез Марат, Айнур, оныкларыгыз Нургиз, Амелия.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас