

Югары Тәтешледә гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, сөекле әниебез, газиз дәү әниебез, хөрмәтле кодагыем ГӘРӘЕВА Нурия Солтан кызын ихлас күңелдән күркәм юбилее – 75 яше белән тәбрик итәбез. Кадерле кешебез! Сине күркәм гомер бәйрәмең белән котлап, иң изге, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел булуың бик күпләргә үрнәк. Киләчәктә дә бәхетле һәм мул тормышта яшәвеңне, һәр таңны елмаеп каршы алуыңны телибез. Якты өметләр баглап, матур ният-планнар корып һәм шуларның һәммәсен тормышка ашырып, бүгенгедән дә матуррак, бәхетлерәк, чагурак тормыш юлы буйлап атлавыңны телибез. Нурлы йөзең, якты карашың, тәмле ашларың, ныклы хәстәрлегең, күңел җылылыгың өчен чиксез зур рәхмәтләребезне юллап, олы хөрмәт белән баш иябез синең алда, га-
зиз кешебез!
Бәхет тулы булсын иртәләрең,
Ә кичләрең нурлы һәм якты.
Айлы күктә күпме йолдыз булса,
Шатлыкларың булсын шул чаклы.
Тормыш иптәшең Рамил, улың Руслан,киленең Ания, оныкларың Рената, Раниль, кодагыең Рида.