

Ялгызнаратта яшәүче кадерле кешебез ЛАТЫЙПОВА Рәфисә Гани кызын матур юбилее – 70 яше белән чын күңелдән котлыйбыз! Кадерле кешебез лаеклы ялга чыкканчы Ялгызнарат мәктәбендә математика фәнен укытты, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә бар көчен салды. Безнең өчен дә һәрчак үрнәк булып, якты юл күрсәтеп, назлап, кайгыртып яши ул. Аның биргән киңәшләре, йөрәк җылысы барыр юлларыбызны якты һәм нурлы итә. Газиз кешебез, барысы өчен дә рәхмәт сиңа! Аллаһы Тәгалә сиңа нык лы сәламәтлек, бәрәкәтле парлы озын гомер, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез матур тормыш насыйп итсен. Балаларың-оныкларыңның игелекләрен күреп, шатлык-сөенечләргә төренеп яшәргә язсын. Ай кебек балкып, кояш кебек нурланып мәңге яшә, кадерлебез безнең!
Рәхмәт, әни, шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт, әни, ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт, әни, хәстәр белән
баккан күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.
Тормыш иптәшең Расих, кызың Айгөл, оныкларың Әлфит-Катя, Алина, Әминә, оныкчыгың Милана.