Шулганда яшәүче сөекле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез ФӘРХУЛЛИН Миңнебай Харис улын 75 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, тик шатлыклар белән гомер итергә язсын. Тормыш юлың чишмә челтерәведәй матур, озын булсын. Һәр аткан таңга куанып, балаларың һәм оныкларыңның бәхетенә сөенеп, әни белән тигезлектә, муллыкта гомер кичерергә насыйп булсын.
Котлы булсын юбилеең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.
Сабырсың да, олы җанлы да син,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Яшәү шатлыгы син барыбызга,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Тормыш иптәшең Динира, балаларың Илфат-Юлия, Лариса, Александр.