Илмәттә яшәүче кадерле кешеләребез Зәбирә Вәсби кызы һәм Фәйзелхак Фәйзи улы ФӘЙЗИЕВЛАРНЫ бергә тормыш корып яши башлауларына 60 ел тулуы уңаеннан ихлас котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Күңелегездәге җан җылыгыз сүнми-сүрелми, без – балаларыгызга яшәеш чыганагы булып торсагыз иде. Бар изгелекләрегез үзегезгә йөзләтә, меңләтә әйләнеп кайтсын! Йөзегезне һәрчак шат елмаю бизәсен. Сезне чиксез яратабыз, сезгә булган рәхмәтебез һәрвакыт күңелегезне җылытсын.
Яшәү шатлыгы сез безнең өчен,
Яхшылыгыгыз белән үрнәк сез.
Авыр чакта сезгә таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк сез!
Балаларыгыз, онык-оныкчыкларыгыз.