Бүлкайпанда яшәүче кадерле кешеләребез Мәүлидә Дәүләтҗан кызы һәм Тимергали Муса улы МУСИННАРНЫ тормыш коруларына 50 ел – алтын туйлары белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Сезне чиксез яратабыз, йөрәк түреннән чыккан рәхмәтебез һәрвакыт күңелегезне җылытсын, газиз кешеләребез.
Әти-әниле йорт – иң бәхетле нигез,
Шаулап ачыла аның капкасы.
Ихатасы нурлы, табыны тулы,
Бәхет белән балкый як-ягы.
Сез булганга безнең тормыш матур,
Сез бит безгә олы бер терәк.
Йолдызларга ай ничек кирәк булса,
Сез дә, әти-әни, бик кирәк.
Кызларыгыз Айгөл, Гөлйөзем, Зинира, кияүләрегез Таһир, Рөстәм, Гасан, оныкларыгыз Айназ, Аделина, Илназ, Денис, Сабина, Эльза, Алсу.