Котлыйбыз!
26 гыйнвар 2024, 05:57

КОТЛЫЙБЫЗ!

Югары Тәтешледә яшәүче ӘХМӘТОВ Дамир Хуҗи улы күркәм юбилее – 70 яшен билгели!

КОТЛЫЙБЫЗ!КОТЛЫЙБЫЗ!
КОТЛЫЙБЫЗ!

Югары Тәтешледә яшәүче иң кадерле, иң якын кешебез – тормыш иптәшем, әтиебез, зур әтиебез ӘХМӘТОВ Дамир Хуҗи улын күркәм юбилее – 70 яше белән чын күңелдән котлыйбыз! Балаларың, оныкларың, килен-кияүләреңнең игелеген күреп, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып, озын гомер кичерегез! Сезгә язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, бәхетле озын гомер телибез. Киләчәк көннәрегез бары тик шатлыкта гына үтсен! Әти, без синең белән горурланабыз, яратабыз! Өебез һәрчак шулай ямьле, ризыклы булсын.
Котлы булсын, әти, юбилеең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер көзләрең.
Йөрәгеңнең киңлегенә
Сыйганбыз барыбыз да.
Без бәхетле синдәй кеше
Булганга яныбызда.
Ярдәм, киңәш кирәк чакта
Бар синең төпле сүзең.
Күрше-тирә, дус-туганга
Ачык синең күңелең.
Нык кеше син, борчуда да
Сынмыйсың, сыгылмыйсың.
Язмыш сынаган чакларда
Абынып егылмыйсың.
Син бар чакта, безгә рәхәт,
Балкып тора өй эче.
Тормышны сөеп яшәргә
Сүнмәсен, әти, көчең.
Бүген синең — 70 яшең,
Ә син һаман яшь әле.
Кирәк булып, терәк булып,
100гә кадәр яшә әле!

Тормыш иптәшең Рәүмәнә, балаларың, кияүләрең, киленең, оныкларың.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас