Шулганда гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, киявем ЗАҺИТОВ Илшат Нәфкать улын юбилее белән котлыйбыз. Сәламәтлек, күңел байлыгы, бәхетле парлы гомер телибез. Син безнең иң якын, кадерле кешебез. Сабыр холкың, ачык йөзең, уңганлыгың, күңел җылың белән барыбызны да сокландырасың. Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа, газиз кешебез!
Изге теләк, назлы сүздән башка
Табып булмый затлы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Озын гомер бирсен Ходай сиңа,
Сызламасын аяк-кулларың.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
Үтсен иде гомер юлларың.
Тормыш иптәшең Венера, балаларың Илнур-Айгөл, әбиең Шәргыя.