Котлыйбыз!
26 гыйнвар 2024, 06:11

Котлыйбыз!

Ялгызнаратта яшәүче кадерле кешеләребез ШӘЙХЕТДИНОВА Әлфидә Фәтхлислам кызын – 70 яшьлек матур юбилее һәм Рамил Шәрига улы белән тормыш коруларына 50 ел тулуы уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз.

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Ялгызнаратта яшәүче кадерле кешеләребез ШӘЙХЕТДИНОВА Әлфидә Фәтхлислам кызын – 70 яшьлек матур юбилее һәм Рамил Шәрига улы белән тормыш коруларына 50 ел тулуы уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз. Без, балаларыгызны, жылы ояда җил-яңгыр тидермичә үстердегез, хезмәт сөяргә, тормыш киртәләрен узарга, горур яшәргә өйрәттегез. Бер-берегезне ярты сүздән аңлап, тату, матур яшәвегезне үрнәк итеп куя беләсез. Туган йортыбызны сагынып, очып кайтабыз. Анда безне ягымлы әниебез, күркәм холыклы, зирәк әтиебез каршылый. Киләчәктә дә якты маягыбыз булып, туган нигезебезнең уты озак еллар янса иде. Һәр туар таң бәхет-шатлык, куанычлар алып килсен. Сезгә бәрәкәтле тормыш, бәхетле картлык, сәламәтлек телибез. Сез булганда гына өебез ямьле, тормышыбыз түгәрәк. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә!
Илле ел кулга-кул тотынып,
Пар былбылдай тормыш итәсез.
Авыр чакта аумас терәк булып,
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Нинди бәхет, чәчкә чал керсә дә,
Әти-әни, диеп дәшәбез,
Безгә терәк, оныкларга шатлык,
Озын-озак бергә яшәгез!

Кызыгыз-улларыгыз, кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас