Котлыйбыз!
1 февраль 2024, 10:41

Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә яшәүче  ХӘКИМОВА Рәфыйга Фәрхетдин кызы  юбилеен билгели!

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Югары Тәтешледә яшәүче кадерле әниебез, яраткан дәү әниебез ХӘКИМОВА Рәфыйга Фәрхетдин кызын 80 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез. Безнең өчен син дөньяда иң кадерле, иң изге кеше. Барысы өчен дә сиңа зур рәхмәтебезне әйтәбез. Безне – балаларыңны гаделлеккә, кешелекле, тырыш булырга өйрәттең, зур тормыш юлына аяк бастырдың. Алдагы гомер юлларыңны ныклы сәламәтлектә, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, бәхетле көннәрдә генә үтәргә язсын.
Син булганга, газиз әниебез,
Бар дөньябыз гүя нур гына.
Нур сүнмәсен, мәңге сүрелмәсен,
Озак яшә, исән бул гына.
Туган көнең алып килсен сиңа
Бары сәламәтлек, шатлыклар.
Барыбызның йөрәк рәхмәтләре
Изгелекләр булып кайтсыннар.

Балаларың Алсу-Гизәр, Айгөл, Айнур, Данил, Лилия-Булат, Искәндәр, Асель, Гүзәл-Линар.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас