Котлыйбыз!
2 февраль 2024, 09:17

Котлыйбыз!

Иске Шәрдәктә яшәүче СУФИЯНОВА Фәүзия Әхмәтҗан кызы  юбилеен билгели.

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Иске Шәрдәктә яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез, туганыбыз
СУФИЯНОВА
Фәүзия Әхмәтҗан кызын 70 яшьлек зур юбилее белән котлыйбыз. Сәламәтлек, күңел байлыгы, имин көннәр, бәхетле гомер телибез. Туганнарыңа, дусларыңа күр­сәткән иге­лекләрең үзеңә меңләтә әйләнеп кайтсын. Сабыр холкың, ачык йөзең, күңел җылың белән барыбызны да сокландырасың. Алдагы көннәрдә дә безгә терәк булып, озын-озак еллар яшәргә насыйп булсын.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Балаларың Алсу, Резида-Артур, Миләүшә-Ринат, Ләйсән-Владислав, оныкларың һәм барлык туганнарың.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас