Югары Тәтешледә яшәүче сөекле кешеләребез Клара Хөсәен кызы һәм Фидәил Әнвәр улы КАСЫЙМОВЛАРНЫ алтын туйлары белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә аяз көннәр, тыныч төннәр, җаныгызга тынычлык телибез. Кадерлеләребез, без сезне өзелеп яратабыз! Барыбызга да канат, терәк, таяныч булып, балаларым, дип өзелеп яшәгәнегез өчен мең-мең рәхмәтлебез! Киләчәктә дә тормышыбызга ямь өстәп, безнең шатлыкларга сөенеп, игелекләребезне күреп, сау-сәламәт булып, тиң-тигез яшәргә язсын сезгә. Табыннарыгыз мул, якыннарыгыз исән-сау, картлыгыгыз тыныч, бәхетле булсын, газизләребез!
Бәхеткә-шатлыкка күмелеп,
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп.
Кадергә-хөрмәткә төренеп,
Яшәгез мәңгелек гөл булып.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр,
Күңелләрдә булган саф хисләр.
Озын гомер, сәламәтлек, ак бәхетләр –
Безнең сезгә әйтер теләкләр.
Балаларыгыз Зинира-Эльнар, Алмаз-Эльвина, оныкларыгыз Айнур, Артур, Данир.