Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
9 февраль , 14:26

Котлыйбыз!

Мәмәтәйдә яшәүче  ГАФУРҖАНОВ Фидәрис Хәкимҗан улы 70 яшьлек юбилеен билгели!

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Мәмәтәйдә яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез ГАФУРҖАНОВ Фидәрис Хәкимҗан улын матур гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Газиз кешебез, сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлыклардан торган бәхетле озын гомер телибез. Якыннарыңның куанычын, игелеген, кадер-хөрмәтен тоеп, бер-беребезгә кирәк-терәк булып, мул тормышта сөенеп яшәргә насыйп булсын.
70 яшең белән котлап,
Зур бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булган өчен
Олылыйбыз бүген сине без.
Тормышыңда ирешкәннәр –
Бар да килә хезмәт белән.
Яшә мәңге исәнлектә,
Ихтирам һәм хөрмәт белән.

Тормыш иптәшең Манзума, улларың Ринат, Рифат.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: