Котлыйбыз!
14 февраль 2024, 06:30

Котлыйбыз!

Боргынбашта яшәүче  ХӘЙРУЛЛИН Рамил Мансур улын юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. 

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Боргынбашта яшәүче кадерле кешебез ХӘЙРУЛЛИН Рамил Мансур улын 65 яшьлек күркәм юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлыкта яшәвеңне телибез. Безнең өчен син дөньяда иң кадерле, иң изге кеше. Барысы өчен дә сиңа зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Үз йөрәгеңнән зур кайгылар да, күп сынаулар да үткәрергә туры килде. Ләкин язмыш җилләреннән син сынмадың, көчле рухлы кеше булып калдың. Безне – балаларыңны гаделлеккә, кешелекле булырга, тырыш булырга өйрәттең, зур тормыш юлына аяк бастырдың. Алдагы гомер юлларыңны балаларың һәм оныкларыңның күңел җылысын, кадер-хөрмәтен тоеп, бәхетле көннәрдә үтәргә язсын.

Канатларын җәйгән сабыр коштай,

Кочагыңда безгә көч бирдең.

Җил давылдан саклап син безне –

Өчебезне тигез үстердең.

Син булганга, газиз әтиебез,

Бар дөньябыз гүя нур гына.

Нур сүнмәсен, мәңге сүрелмәсен,

Озак яшә, исән бул гына.

Туган көнең алып килсен сиңа

Бары сәламәтлек, шатлыклар.

Барыбызның йөрәк рәхмәтләре

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Балаларың Чулпан-Илшат, Рәмилә, Айсылу, оныкларың Артур, Ансар, Альмир.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас