Аксәеттә яшәүче кадерле кешеләребез Илүзә Назыйм кызы һәм Фәрхәт Хәлфәт улы ГАЙНУЛЛИННАРНЫ бергә гаилә коруларына 45 ел тулу уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Безнең өчен һәрчак үрнәк сез. Сезгә сәләмәтлек, озын гомер, шатлык-куанычлар, гаилә бәхете телибез! Бер-берегезгә булган җылы хисләрегез олыгайган көннәрегездә дә югалмасын. Алга таба да пар канатларыгыз каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсәгез иде.
Ходай биргән олы бүләк бит ул –
Тигезлектә гомер итүләр.
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүләр.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчәгегез!
Балаларыгыз, оныкларыгыз.