Югары Тәтешледә яшәүче иң кадерле, иң якын кешебез – тормыш иптәшем, әтиебез, дәү әтиебез ШАБАНОВ Илгиз Гадел улын матур гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбриклибез! Әти, балаларың, оныкларың, кияүләреңнең игелеген күреп, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибар һәм ихтирамын тоеп, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әниебез белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Сезгә язгы кояш нурларыдай якты көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, бәхетле озын гомер телибез. Киләчәк көннәрегез шатлык-сөенечләрдә генә үтсен.
Без бәхетле, әти, син булганга,
Балам, диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп, баш иябез сиңа,
Бүген 55 яшең тулганда.
Тормыш иптәшең Зилә, кызларың Айгөл, Айлина, Илгина, киявең Илнур, оныкларың Радель, Айсель, Динияр.