Гәрәбашта яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, нәнәебез ЗАКИРОВА Ләйсән Сәвир кызын 55 яше белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа корычтай ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, безнең кадер-хөрмәтне, йөрәк җылыбызны тоеп, кайгы-хәсрәтсез, мул тормышта сау-сәламәт булып, озак еллар бәхетле яшәвеңне телибез.
Сәламәт бул, гел елмаеп яшә,
Бәхет кунсын күңелең түренә.
Безгә терәк-канат булып,
Армый атла гомер үренә.
Котлы булсын туган көнең,
Ак бәхетләр торсын юлыңда.
Хыялларың синең чынга ашсын,
Кайгы-хәсрәт читләп үтсен –
Шушы теләк туган көнеңдә!
Тормыш иптәшең Фируз, балаларың Илида-Динар, Илназ-Фәнилә, оныкларың Азалия, Аяз, Тимур.