Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
7 март , 10:54

Котлыйбыз!

Бүлкайпанда яшәүче ХӘЛИМҖАНОВ Радмир Ризван улы күркәм юбилее – 70 яшен билгели!

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Бүлкайпанда яшәүче кадерле әтиебез, дәү әтиебез ХӘЛИМҖАНОВ Радмир Ризван улын күркәм юбилее – 70 яше белән тәбрик итәбез! Ул бар гомерен мәгарифкә багышлаган кеше. 40 еллык хезмәт стажының 32 елы мәктәп директоры вазыйфасында үтте. Радмир Ризван улы намуслы, тыйнак, үз эшенә үтә җаваплы караучы, коллегалары белән уртак тел таба белүче җитәкче, югары категорияле математика укытучысы буларак абруй казанды. «РФнең мәгариф алдынгысы» исеменә лаек булу – үзе бер дәлил булып тора. Әтиебез – хәстәрлекле гаилә башлыгы. Быел әниебез Нәкыя Наил кызы белән кулга-кул тотынышып яшәүләренә 50 ел тула. Алар безне, өч кызларын, матур тәрбия, югары белем биреп, олы тормыш юлына озаттылар. Әти-әниебез сәнгатькә, җыр-моңга гашыйк кешеләр. Юбилее белән котлап, әтиебезгә исәнлек-саулык телибез. Кайгы-хәсрәт күрмичә, гел шулай ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларың, оныкларыңның шатлыгына куанып, әниебез белән тигезлектә кай-тып сыеныр нигезебезне ямьләп, озын гомер кичерергә насыйп булсын иде.

Кызларың Гөлчәчәк, Альбина, Элина, кияүләрең Вәиз, Руслан, Рөстәм һәм оныкларың.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: