Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
15 март , 09:16

Котлыйбыз!

Кодашта яшәүче  КӘШФИЕВА Зөһрә Әмир кызын 55 яшьлек матур юбилее белән тәбрик итәбез.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Кодашта яшәүче кадерлебез КӘШФИЕВА Зөһрә Әмир кызын 55 яшьлек матур юбилее белән тәбрик итәбез. Кешеләр бәхете өчен яшәү – аның тормыш девизы. Укытучылар гаиләсендә туып-үскән кыз пешекче-кондитер һөнәрен үзләштерә. Күп еллар Нефтекама шәһәрендә үз һөнәре буенча эшли. Әти-әни олыгаюга, Зөһрәбез ике дә уйламый туган нигезгә кайтты. Әти-әнине кадер-хөрмәттә яшәтеп, мәңгелек йортларына озатты. Әти-әниебезгә бар күңел җылысын биргәне өчен без, туганнары, аның алдында ихлас баш иябез. Әле дә туган йортыбызда әти-әни җылысы бар кебек, чөнки безне анда сагынып Зөһрәбез көтеп тора, әлхәмдүлилләһ. Зур гаиләбездә нинди мәсьәлә килеп чыкса да, Зөһрә ярдәмгә йөгерә. Быел Алмаз энекәшенең игезәк бәбиләре тугач, кечкенә Сәлимә һәм Ибраһимны карарга Уфага йөгереп килде ул. Кыш буе бәби карады, яз, бал кортлары уянуга, тагын дөнья көтәргә кайтып китә ул. Зөһрәнең ишегалды кош-корт белән, бакчалары яшелчә-җимеш белән балкып тора. Авыл халкы да, күрше-күлән дә бик хөрмәт итә үзен. Кешеләр бәхетенә шатлана белү, туганнарга ярдәмләшү – Зөһрәбезнең олы йөрәкле кеше икәнен тагын бер кат исбатлый. Кадерлебезгә изге күңеле, юмартлыгы, уң­ганлыгы өчен без ихлас рәх­мәтле. Юбилее белән котлап, без аңа ныклы сәламәтлек, озын, бәрәкәтле гомер, иман байлыгы телибез.

Туган йортның син кояшы кебек,

Синдә әти-әни җылысы.

Теләкләрнең сиңа иң ихласы,

Рәхмәтләрнең сиңа олысы.

Ныклы сәламәтлек сиңа юлдаш булсын,

Озын гомер, шатлык, куаныч.

Гомер буе син ярдәмче булдың,

Без дә булыйк сиңа таяныч.

Барлык туганнарың исеменнән Уфада яшәүче Гобәйдуллиннар гаиләсе.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: