Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
15 март , 10:56

Котлыйбыз!

Чургылдыда яшәүче БӘДЕРТДИНОВ Рәшит Зыя улы күркәм юбилеен билгели!

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Чургылдыда яшәүче кадерле кешебез  БӘДЕРТДИНОВ Рәшит Зыя улын күркәм юбилее – 70 яше белән чын күңелдән котлыйбыз. Газиз кешебез! Син ышанычлы тормыш иптәше, ныклы терәк һәм бик тә кадерле әти, оныкларыңа җан атып торган дәү әти. Гаиләбезне яклап, саклап, җил-яңгыр тидерми яшәгәнең өчен, әтиебез, сиңа без бик рәхмәтлебез. Тик утыру, юри генә эш башкару –  сиңа хас сыйфатлар  түгел. Эшчән, уңган, көчле рухлы кешебез син безнең. Кулыңнан килмәгән эш юк. Кышларын чаңгы юлында, җәйләрен  авылыбызның сок­лангыч табигатенә хозурланып ямь табучы син, безнең кадерлебез! Ә кышкы бәйрәмнәрдә  кар- боздан ясалган сыннар безне генә түгел, бөтен тирә-якны сөендереп тора. Авылыбызда үткәргән  чараларда да син бик актив: кирәк икән дөбердәтеп биеп, ә кирәк икән моңлы итеп җырлап та аласың! Әтиебез! Киләчәгең дә моңлы, нурлы, тыныч, шатлык-куанычларга бай булсын. Әниебез белән бергәләп, сәламәтлектә тиң-тигез яшәгез, өебезнең уты озын-озак еллар якты янсын, без, балаларыңны, каршы алып, озатып калсын!

Сабырсың да, олы җанлы да син,

Яхшылыгың белән үрнәк син.

Яшәү шатлыгы син барчабызга,

Безгә, әти, һәрчак кирәк син!

Тормыш иптәшең Рәвилә, балаларың, оныкларың.

 

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: