Ялгызнаратта яшәүче кадерле кешебез ТАЛИПОВА Әсилә Фәнәви кызын күркәм юбилее – 55 яше белән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын, сәламәтлегең нык булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, муллыкта, бәрәкәтле тормышта яшәвеңне телибез. Төпле киңәшләрең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт сиңа, газизебез!
Син бит кадерлебез — җылы кояш,
Безнең өчен иң олы терәк.
Тыныч яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит безгә бик кирәк.
Язның матур көнендә тугансың,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Тормыш иптәшең Илүс, балаларың Айсылу, Инзилә-Илнур, Илсөяр-Ранис, оныкларың Эвилина, Әнвәр, Камилә, Жасмин, Раян.