Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
22 март , 10:17

Котлыйбыз!

Беләштә яшәүче ЗЫЯНТДИНОВА Хәтирә Хәйрислам кызы күркәм юбилеен билгели!

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Беләштә яшәүче кадерлебез
ЗЫЯНТДИНОВА
Хәтирә Хәйрислам кызын күркәм юбилее – 70 яше белән чын күңелдән котлыйбыз! Син ышанычлы тормыш иптәше, көчле рухлы әни, оныкларга җан атып торучы зур әни дә. Изге күңелле, юмартлыгың, уңганлыгың өчен без сиңа ихлас рәхмәтлебез. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын, сәламәтлегең нык булсын, кайгы-хәсрәт күрми, әти белән тиң-тигез, безгә терәк булып, муллыкта, бәрәкәтле тормышта яшәвегезне телибез.
Син бит кадерлебез – жылы кояш,
Безнең өчен иң олы терәк.
Тыныч яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит безгә бик кирәк.
Язның матур көнендә тугансың,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакыт та йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Тормыш иптәшең Мәзгать, балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: