Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
22 март , 13:46

Котлыйбыз!

Акбулатта яшәүче ВӘЛИЕВА Ирина Хәмәтхай кызы юбилеен билгели!

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Акбулатта яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез ВӘЛИЕВА Ирина Хәмәтхай кызын 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Кеше гомере үткән еллары белән генә билгеләнми. Син әтиебез өчен олы терәк һәм тугры тормыш иптәше, без – балаларың өчен – шат күңелле һәм кайгыртучан әни, оныкларың өчен яраткан, хөрмәт иткән дәү әни. Барыбызга өләшкән күңел назың гомереңне еллар белән түгел, ә игелекле эшләр белән исәпләргә тулы мөмкинлек бирә. Сиңа зур уңышлар, шатлыклы очрашулар, көтелмәгән куанычлар, ныклы сәламәтлек һәм бәрәкәтле озын гомер телибез. Йортыбыз җылылык, яктылык һәм мәхәббәт белән тулып торсын. Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, шатланып-куанып яшә. Яшен тизлегедәй үтә торган гомернең һәр көне матур, якты, нәтиҗәле булсын.

Тормыш иптәшең Данил, балаларың Илзида-Тимур, Илгиз-Камилла, оныкларың Идиллия, Наил.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: