Югары Тәтешледә яшәүче олы хөрмәткә лаек сыйныф җитәкчебез ГӘРӘЕВ Марат Романовичны 70 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Яраткан укытучыбыз! 4нче сыйныфтан алып 10чы сыйныфка кадәр җитәкләп зур тормыш юлына алып чыктыгыз һәм мәктәпне тәмамлагач та һәрвакыт күңелегез, акыллы киңәшләрегез белән бергәсез! Кайчак таләпчән, кирәк чакта кырыс та була белдегез, ләкин һәрчак туры сүзле, гадел, киң күңелле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булып калдыгыз, хезмәт сөяргә өйрәттегез. Киләчәктә Ходай Тәгалә биргән гомерегезне сәламәтлектә, муллыкта, башкарган хезмәтләрегезгә сөенеп, пар канатыгыз – Татьяна апа белән тигезлектә, балаларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, бәхет-шатлыкта яшәргә язсын.
Рәхмәт Сезгә барсы өчен дә!
Иртә таңда чыккан кояш
Көн дә Сезгә бәхет китерсен.
Матур булсын Сезнең тормыш юлы,
Кайгы җиле бер дә тимәсен.
Юбилеегыздагы изге, матур хисләр
Күңелегездә калсын уелып.
Тәбриклибез чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.
Югары Тәтешле 1нче мәктәбен 1988 елда тәмамлаучы 10 Б сыйныфы укучылары.