+9 °С
Болытлы
Илмәттә яшәүче кадерле әниебез, яраткан дәү әниебез
ӘХМӘРОВА
Мөнәвия Зарый кызын 85 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Сиңа кояш нурларыдай якты көннәр, исәнлек-саулык, бетмәс шатлык-куанычлар телибез. Киләчәктә дә балаларың, оныкларыңның игътибар һәм ихтирамын тоеп, бәхетле картлыкта гомер кичерергә насыйп булсын.
Юбилеең, әни, котлы булсын,
Телибез бәхет кенә.
Сөендерсең һәрбер көнең,
Шатлыклар килеп кенә.
Озын гомер бирсен сиңа Ходай,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың
Китерсеннәр бары яхшылык.
Кызың Бәһия, киявең Фәнүс, онык һәм оныкчыкларың.