Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
5 апрель , 10:01

Котлыйбыз!

Беләштә яшәүче  ХӘСӘНОВА Рәдинә Шәрифулла кызы күркәм гомер бәйрәмен – 80 яшен билгели.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Беләштә яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез
ХӘСӘНОВА
Рәдинә Шәрифулла кызы күркәм гомер бәйрәмен – 80 яшен билгели. Сөекле, газиз кешебез син безнең, кадерле әниебез. Без сиңа мең-мең рәхмәтлебез. Тормышның кырыс җилләре җаныңны өшетсә дә, балаларың хакына бар сабырлыгыңны җыеп, күңел җылыңны саклап кала белдең. Безнең өчен кырык яктан китереп кысырыклаган дөнья мәшәкатьләренә дә бирешмәдең, түзем, сабыр булдың. Кызларыңа тиешенчә тәрбия, биш улыңа рух ныклыгы бирдең. Без сине бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Иң мөһиме: сәламәт бул, күңелең тыныч, көннәрең аяз булсын. Синең изге догаларыңа бүген барыбыз да мохтаҗ. Бигрәк тә бүгенге көндә яу кырыңдагы туганыбыз Янбулат өчен борчыласың. Ходай ярдәменнән ташламасын, туганыбыз сине, безне сөендереп, исән-сау әйләнеп кайтсын. Сиңа, әни, тагын бер теләк – туган йортыбызның нурын сак­лап, утын сүндермичә, сәламәт булып, озак еллар яшәргә насыйп булсын.

Ике кызың, биш улың, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: