Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
5 апрель , 10:17

Котлыйбыз!

Ялгызнаратта яшәүче ЛАТЫЙПОВА Дифинә Сабит кызы күркәм юбилеен билгели.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Ялгызнаратта яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез
ЛАТЫЙПОВА
Дифинә Сабит кызын күркәм юбилее белән котлыйбыз. Әниебез! Бүген барыбыз өчен дә якты илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әни­дән дә якын, әни­дән дә рәхимле, мәхәббәтле, олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның мих­нәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әни! Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, җан җимешем, балам, дип, чын күңелдән борчылучы әниебез. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек. Тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, сәламәтлек, күңелеңдәге җан җылың сүнмичә, сүрелмичә, без – балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. Рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп яшә.
Язлар гына бүләк итәдер ул
Бу дөньяга синдәй затларны.
Рәхмәтләргә кушып кабул итче
Йөрәктәге барлык назларны.
Озын гомер бирсен сиңа Раббым,
Сызламасын аяк-кулларың.
Балаларың, туганнарың белән
Сәламәтлектә үтсен көннәрең.

Улың Рөстәм, киленең Илсөяр, оныкларың Ленар, Ранис, Эллария.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: