Кашкакта гомер итүче кадерле апабыз
НИЗАМЕТДИНОВА
Тәнзимә Солтангәрәй кызы күркәм юбилее – 85 яшен каршылый. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, кадерлеләрдән-кадерле кешебез, олы бәйрәмең белән ихлас тәбриклибез. Корычтай ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле гомер телибез. Тормышның авыр сынауларын үтеп, югалту ачыларына бирешмичә, елар чакларда да елмаеп яшисең. Киләчәктә дә картаюны сизми, кайгы-хәсрәт күрми, балалар, оныклар ихтирамын тоеп яшәргә насыйп булсын.
Маңгаеңда сырлар – үткән еллар,
Борчуларың эзе – ак чәчең.
Бар туганнар олы рәхмәт әйтә,
Котлы булсын, апабыз, 85 яшең!
Сеңелләрең.