Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
12 апрель , 11:15

Котлыйбыз!

Артавылда яшәүче  ХАҖЕТДИНОВА Алия Зартдин кызын 70 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Артавылда яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез
ХАҖЕТДИНОВА
Алия Зартдин кызын 70 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Син, әни, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз. Көннәреңне гел шатлык һәм куанычлар бизәсен, кайгы җилләре ишек какмасын. Сау-сәламәт булып, безне сөендереп, дөньяның барлык рәхәтлекләрен тоеп, әти белән бергә-бергә озын гомер кичерүегезне телибез.
Туган көнең белән котлап,
Җыелабыз синең яныңа.
Без бәхетле туган йортыбызда
Көтеп торган әни барында.
Кулларыңнан синең гөлләр тама,
Тырышлыгың бар да үзеңнән!
И, әнкәем, һәрчак бәхетле бул,
Нур сибелсен синең күзеңнән!
Тормышта гел ярдәм итеп тора
Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең.
Иркәлисең, юатасың, яратасың,
Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең!
Кызларың-кияүләрең, улың-киленең, оныкларың.

Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: