Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
7 Май , 09:59

Чын хатын-кыз шундый була

Май аенда безнең  гаиләбездә матур бәйрәм – яраткан тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Людмила  Геннадьевна Шәрипованың туган көне. Язга тәңгәл килгәнгәдер, аны без һәрчак сагынып, шатланып көтеп алабыз.

Ул 1954 елның кояшлы язында Югары Тәтешледә Серафима һәм Геннадий Мерзляковлар гаиләсендә яшәү даулап дөньяга килә. Ике абыйсына көтеп алган сеңел, әти-әнисенә кадерле кыз бала була. 1нче мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфа медицина училищесында укып, фельдшер һөнәренә ия була. Хезмәт юлын кадерле кешебез 1973 елнын март аенда ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры булып башлый. Безнең танышып, кавышуыбыз да шул чорда булды. Мин район эчке эшләр бүлегенең оператив дежурные ярдәмчесе буларак, ашыгыч ярдәм бүлегеннән мәгълүмат сорыйм. Әллә очраклык белән, әллә язмыш кушуы буенча, телефонны һәрвакыт Людмила ала иде. Бу аралашуыбыз әкренләп дуслыкка, ә аннан соң инде мәхәббәткә әйләнде. 1975 елның 25 апрелендә без тормыш юлын бергә үтәргә, дип чәчләребезне чәчкә бәйләдек. Әле кайчан гына кавышып яши башлаган идек, аккан судай күпме гомер узган.

Тормыш юлы беркемнеке дә шома гына бармый. Ярты гасырга якын парлап гомер иткәндә барысын да бергә күрдек, бергә кичердек. Синдәй тормыш иптәшенең янәшәмдә булуы миңа көч бирде, кыен хәлләрдә син минем ышанычлы кешем икәнен һәрвакыт тоеп яшәдем. Дөньядагы иң зур байлыгыбыз – безнең мәхәббәт җимешләребез: өч балабыз, җиде оныгыбыз. Алар җыелышса, күңелләр күтәрелә, чөнки хәзер үзебез дә гаилә корып яшәгән балаларыбыздан, оныкларыбыздан күңел җылысы, ихтирам көтәбез. Рәхмәт, сөеклем, синең үрнәктә, күңел җылылыгыңда тормышта үз урыннарын табардай йомшак күңелле, рәхим-шәфкатьле балалар үстердек. Аларның барысына да югары белем бирдек. Ныклы тәрбияң, үткен сүзең һәм төпле киңәшләрең баларыбызга олы тормыш юлында югалып калмаска ярдәм итә. Киләчәктә дә бер-беребезгә, балаларга терәк-таяныч булып яшәргә язсын.

Гомерең синең намуслы хезмәттә үтте. Тире-венерология кабинеты шәфкать туташы булып хезмәт салганда да, 8 Март исемендәге балалар яслесе җитәкчесе булганда да тырыш һәм тәвәккәл булдың, бервакытта да уфтануны, зарлануны белмәдең. Ясле өчен яңа кухня, кер юу бүлмәсе төзетүгә ирештең, су, канализация үткәрү эшен дә ерып чыктың. Бердәм коллектив туплап, һәр эшне киңәшләшеп, проблемларны уртага салып хәл иттең. Башлаган эшеңне җиренә җиткереп, азагына чаклым башкарып чыга белдең.

Синең 31 ел балаларга тәрбия биреп, эчкерсезлегең, гадилегең, гадел булуың, олыны олы, кечене кече итә белүең белән, тәрбияләнүчеләреңнең, ата-аналарның, авыл халкының хөрмәтен яулый алуыңа чын күңелдән шатланабыз, хезмәтең өчен республика, район җитәкчелеге тапшырган рәхмәт хатларың, югары бүләкләрең белән белән горурланабыз.

Никадәр күркәм сыйфатларны үзеңә җыйгансың син: ачык йөзле, киң күңелле, көчле рухлы, сабыр һәм тыныч холыклы. Шуның белән бергә якыннарын өзелеп яратучы искиткеч кеше. Һәрберебезне  якты йөз, җылы сүз белән каршы аласың, кайгыртып торасың. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып яши беләсең.

Нинди генә кыенлыклар күрсәң дә, көчле рухлы, олы йөрәкле, һәркемгә ярдәмчел булып кала белден. Чын хатын-кыз нинди була дисәләр, мин, һич икеләнмичә, минем хәләл җефетем Людмила кебек дип җавап бирер идем. Тормыш юлдашым итеп сине насыйп иткәнгә Аллаһ Тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен.

Кадерлем! Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр телим. Алга таба да шатлыкта, иминлектә, тигезлектә, балаларыбыз, оныкларыбызның игелеген күреп, уңышларына куанып, һаман шулай бер-беребезгә терәк булып, туганнар, якыннарның җан җылысын тоеп, озак яшәргә язсын. Алдагы көннәребездә дә йөрәгеңнең назын, кулларыңның җылысын, нурлы күз карашыңны тоеп яшәргә насыйп итсен. Тормышыбыз матур, өстәлләребез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын.

Сау-сәламәт, озын гомерле бул,

Яшә шатлыкларга төренеп,

Тигезлектә озак яшәү язсын,

Синең наз, җылыңа сөенеп.

Сине яратып, тормыш иптәшең Мөдәрис.

 

 

Автор:Сирена Рахимьянова
Читайте нас: