Барлык яңалыклар
Котлыйбыз!
31 Май , 09:57

Котлыйбыз!

Гәрәбашта яшәүче ШӘЕХОВА Финзия Вәсимҗан кызы 70 яшьлек юбилеен билгели!

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Гәрәбашта яшәүче кадерле апабыз
ШӘЕХОВА
Финзия Вәсимҗан кызын 70 яшьлек юбилее белән ихлас тәбриклибез. Олы җанлы, изге күңелле, сабыр холыклы, беркайчан да авырлыклар алдында югалып калмый торган кешебезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балалар-оныклар куанычы телибез. Кылган изгелекләрең өчен синең алда баш иябез, чиксез яратабыз, йөрәк түрендәге рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.
Әле дә бит туган йортыбызда әнкәм җылылыгы сизелә. Анда безне сагынып көтеп торучы апабыз бар. Әнкәм урынына калган апабыз, берүк исән-сау бул, авырма беркайчан да. Алдагы һәрбер көнең тыныч, хәерле булсын. Ходай биргән һәр сәгатең шатлыктан гына торсын. Йөзләреңдә бәхет балкысын, изге, мәрхәмәтле йөрәгеңдә һич сүнмәсен кояш яктысы!
Үтә айлар, үтә еллар, вакыт үтә сизелми.
Ә син һаман кызлар кебек,
үзгәргәнең күренми.
Һаман якты, һаман кояш,
һаман нурың сибәсең,
Элеккечә күңелләргә
җылылыгың бирәсең.
Мәрхәмәт тулы йөрәгең
киң ачкансың һәркемгә.
Күңелең зурлыгын да
бик күп кешеләр белә.
Син булганда безнең тормыш матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит, апа, безгә бик кирәк.
Сеңелең Гүзәлия, киявең Муса, балалар.


Автор:Чулпан Сагиева
Читайте нас: